news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда мәктәпкә һөҗүм әзерләүдә шикләнелгән 15 яшьлек егетне тоткарладылар

Татарстанда үзе укый торган Кукмара мәктәбенә һөҗүм әзерләүдә шикләнелгән 15 яшьлек укучыны тоткарладылар.

«Татар-информ»га билгеле булганча, декабрьнең 20се тирәсендә яшь кешегә хокук саклау органнары хезмәткәрләре килеп, аның белән профилактик әңгәмә үткәргән. Шуннан соң яшүсмернең тоткарлануы турында билгеле була.

Мәктәп укучысының өендә ике пычак, балта, ноутбук, балаклав, тактик перчаткалар һәм язмалар белән дәфтәр табылган. Егет тулы гаиләдә тәрбияләнә, психиатрда исәптә тормый.

news_right_1
news_right_2
news_bot