news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда мәктәп укучыларының 63 проценттан артыгы татар телен өйрәнү өчен сайлаган

Татарстанда укучыларның 63 проценттан артыгы мәктәпләрдә өйрәнү өчен туган татар телен сайлаган. Бу хакта «Татар-информ» ның баш мөхәррире Ринат Билаловка биргән интервьюсында Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте.

«Мәктәп укучыларының 63,34 проценты татар телен, 33,33 проценты рус телен сайлаган. Өйрәнү өчен телне сайлау балалар һәм ата-аналар иркендә кала. Монда проблемалар юк», –  диде Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы.

Аерым алганда, «Туган тел һәм туган телдә әдәби уку» һәм «Туган тел һәм әдәбият» фәннәреннән 289 175 укучы татар телен, 161 288 бала рус телен өйрәнде. Моннан тыш, 3860 укучы чуваш телен, 1040 укучы – удмурт, 694 бала –  иврит, 465 бала –  мари телен, 39 укучы  –  мордва телләрен (мокшан һәм эрзя) һәм сигез укучы –  башкорт телен өйрәнү өчен сайлаган.

«Без татар телендәге һәм татар теле буенча дәреслекләрне федераль дәреслекләр исемлегенә кертү турында күп сөйләштек. Аларның бер өлеше кертелгән инде, нигездә, башлангыч сыйныфлар өчен. Мәсәлән, 1-5 сыйныф укучылары өчен математика буенча дәреслекләр линейкасы, татар теле буенча яңа буын дәреслекләр», – дип билгеләп үтте Һадиуллин.

Министр ассызыклаганча, татар теле буенча 89 дәреслек инде федераль исемлектә санала. Татарстанның Мәгарифне үстерү институты галимнәре белән берлектә „Сәлам!» дәреслеге әзерләнде. Ул «Татарстан Республикасы дәүләт теле – татар теле «фәне буенча. Фәннәр академиясе галимнәре эшләгән татар теле һәм әдәбияты буенча яңа буын укыту-методик комплект бар», –  дип өстәде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100