news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда мәктәп укучылары һәм студентлар өчен бушлай онлайн курслар эшли башлады

Татарстанда «Белемнәр җәе» – Иннополис университеты проекты эшли башлады. «Белемнәр җәе» – мәктәп укучылары, көллият һәм техникум студентлары өчен сайлап алынган бушлай онлайн-курслар, дип сөйләде Татарстанның цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы шул турыда хәбәр итә.

«Ата-аналар репетиторларга бик күп акча бирә. «Белемнәр җәе» цифрлаштыру елы кысалары уңаеннан укучыларга билгеле бер юнәлешләрдә белем дәрәҗәсен арттырырга мөмкинлек бирә», – дип билгеләп үтте министр.

«Белемнәр җәе» кысаларында укулар интерактив һәм уен формасында уза. Балалар мөстәкыйль рәвештә Бердәм дәүләт һәм Төп дәүләт имтиханнарына, Олимпиадаларга әзерләнә алалар, шулай ук мәктәптән тыш программа темалары буенча курслар да әзерләнгән. «Белемнәр җәе»ндә блогинг нигезләрен, программалаштыру, финанс грамоталылыгын өйрәнергә, халык алдында чыгыш ясау күнекмәләрен алырга мөмкин.

Моннан тыш, порталда педагоглар да материаллардан файдалана ала.

news_right_1
news_right_2
news_bot