news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда мәктәп түбәсеннән укучы өстенә кар төшкән өчен директорга штраф салганнар

Татарстанның Чүпрәле районы Түбән Чәке урта гомуми белем бирү мәктәбе директорын «Ваемсызлык» маддәсе буенча гаепле дип таптылар.

Искәртик, тикшерү версиясе буенча, 2023 елның декабреннән мәгариф учреждениесенең 59 яшьлек җитәкчесенә түбәдән кар төшерү турында йөкләмә килгән. Әмма, тикшерүчеләр фикеренчә, ул тиешле эшне тәэмин итмәгән.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, узган елның 13 мартында мәктәп түбәсеннән 16 яшьлек кыз өстенә кар төшкән. Авыр җәрәхәтләр белән аны җирле үзәк район хастаханәсенә китерәләр.

Суд хатын-кызга штраф билгеләү карарын кабул итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100