news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда мәктәп программасына хезмәт дәресенең кайтуы турында сөйләделәр

1 сентябрьдән мәктәпләргә хезмәт дәресе кайтарылачак. Бу яңалык турында һәм ни өчен югары сыйныф укучылары югары уку йортларын түгел, ә техникумнарны сайлаулары турында бүген «Татар-информ»дагы матбугат конференциясендә Татарстан мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов сөйләде.

«Чыннан да, федераль законнарда үзгәрешләр бар, хезмәт дәресен мәктәпләргә кайтаралар. Технология дәресләре һәрхәлдә бездә һәрвакыт булды, тик алар төрлечә кулланыла ала иде. Чыннан да, быелдан гомуми белем бирү системасына хезмәт дәресе кире кайтачак», - дип аңлатты ул.

Спикер билгеләп үткәнчә, соңгы елларда мәктәп укучыларының якынча 55 проценты 9нчы сыйныфтан соң һөнәри белем системасын сайлый, ә 10нчы сыйныфларда укучылар азайганнан-азая бара.

«Бүген урта һөнәри белем системасына һөнәр, яңа компетенцияләр, эшкә урнашу мөмкинлекләре, шушы яшьтән үк мөстәкыйль акча эшләү мөмкинлеге артыннан баралар», - ди Поминов.

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкиле, кайбер көллиятләрдә хәзер конкурс кайбер югары уку йортларына караганда югарырак та, дип өстәде. Кайбер белгечлекләр буенча ул бер урынга ун кешегә кадәр тәшкил итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100