news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда мәктәп коллективлары өчен «Туган тел сәхнәсе» театр проекты старт алды

Татарстанда мәктәп коллективлары өчен «Туган тел сәхнәсе» театр проекты старт алды
Фото: «Беренчеләр хәрәкәте» Россия яшьләр һөм балалар хәрәкәтенең Татарстандагы төбәк бүлеге

Татарстанда мәктәп театр коллективлары өчен «Туган тел сәхнәсе» республика проекты старт алды. Проект кысаларында укучылар сайланган әсәрдән өзекне кечкенә спектакль форматында сәхнәләштерергә тиеш булачак. Бу хакта «Беренчеләр хәрәкәте» Россия яшьләр һөм балалар хәрәкәтенең Татарстандагы төбәк бүлеге хәбәр итә.

Катнашучыларга өч төп таләп куела: әдәби өзек сайлау, татар телендә 10-15 минутлык чыгыш әзерләү һәм аны видеога төшереп җибәрү.

Сайлап алынган катнашучылар профессиональ режиссёрлар һәм актёрлар белән мастер-классларда һәм дәресләрдә катнаша алачак.

Проектта 6-17 яшьтәге 6-15 укучыдан торган мәктәп театр коллективлары катнаша ала.

Гаризалар 28 декабрьгә кадәр сылтама аша кабул ителә.

news_right_1
news_right_2
news_bot