news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда мәктәп һәм балалар бакчасында капиталь ремонтның өчтән бер өлеше башкарылган

Татарстанда капиталь ремонт буенча киң күләмле эшләр мәгариф өлкәсендә алып барыла. Мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында ремонт эшләренең өчтән бер өлеше тәмамланган.

Быел республика һәм федераль программалар буенча капиталь ремонт программасына 119 мәктәп һәм интернат-мәктәп кертелгән. Бу турыда Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-хуҗалык министры Марат Айзатуллин республика Хөкүмәт Йортында атналык киңәшмәдә сөйләде.

Подрядчылар 92 объектны эшләргә алган. Башкарылган эш 33 процент тәшкил итә.

Балалар бакчаларында да капиталь ремонт башланды. Анда 34 процент эш башкарылган.

Айзатуллин сүзләренчә, быел мәктәпләрдә азык блокларын ремонтлау аерым программага кертелгән. Ул эшләр 9 муниципаль берәмлектәге 14 объектта башланган.

Ресурс үзәкләрендә ремонт эшләренең 40 проценты тәмамланган.

news_right_1
news_right_2
news_bot