Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда мәктәп этабы олимпиадаларының шактый өлеше цифрлы форматка күчәчәк
22 сентябрьдә Татарстанда Бөтенроссия олимпиадасының мәктәп этабы башлана. 2026-2027 уку елында республикада мәктәп этабын үткәрү үзгәрәчәк – барлык фәннәр дә диярлек цифрлы форматка күчәчәк, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән Министрлыгы матбугат хезмәте.
Олимпиадаларның шактый өлеше «Интернет дәрес» платформасында узачак, берничә табигый фән дисциплинасы «Сириус. Курсы» платформасында үткәреләчәк. Республикада математика һәм геометрия гадәттәгечә калачак, дип ачыклык керттеләр ведомствода.
«Предметларның шактый өлешен цифрлаштыру олимпиаданы оештыруны гадиләштерергә, анда һәркем катнаша алырлык итәргә мөмкинлек бирә. Үзеңне бер-ике предмет белән генә чикләп калмыйча, үз көчеңне төрле юнәлешләрдә сынап карарга кирәк», – дип билгеләп үтте ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Республика олимпиада үзәге директоры Гөлнара Исламова.
Олимпиадаларда катнашу бушлай.
Күпчелек фәннәр буенча олимпиадаларда бишенче сыйныфтан, ә рус һәм инглиз телләреннән, математикадан – дүртенче сыйныфтан катнашырга мөмкин. Шул ук вакытта укучы берничә фәнне сайлый һәм үзен төрле юнәлешләрдә сынап карый ала.
Әгәр укучы биремнәрне уңышлы үтәсә һәм тиешле күләмдә баллар җыйса, ул муниципаль этапка үтү мөмкинлеге ала. Алдагы баскыч – төбәк этабы, ә аннары йомгаклау этабы, анда бөтен Россиядән иң көчле мәктәп укучылары килә.
Бөтенроссия укучылар олимпиадасының йомгаклау этабында җиңүчеләр һәм призерлар Россия вузларына бюджетка керү сынауларыннан башка олимпиада профиленә туры килә торган юнәлешләргә керү хокукына ия булалар.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз