news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда мәктәп автобусы KIA белән бәрелешкәннән соң юл читенә төшеп киткән

Юл-транспорт һәлакәте кичә кичке дүртенчеләр киткәч республиканың Саба районы Явлаштау авылында булган.

«Татар-информ» агентлыгына шаһитлар хәбәр иткәнчә, биредә мәктәп автобусы һәм KIA автомобиле бәрелешкән.

Нәтиҗәдә, автобус та, җиңел автомобиль дә юл читенә төшеп киткән.

«Бәхеткә, авариядә беркем дә зыян күрмәгән. Урынга полиция хезмәткәрләре һәм коткаручылар килде. Алар автобусны юлга өстерәтеп чыгарды», - диде шаһитлар.

news_right_1
news_right_2
news_bot