news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда мәктәп ашханәләрен капиталь ремонтлау программасының 95 проценты башкарылган

Татарстанда мәктәпләрдәге азык-төлек блокларын ремонтлау тәмамланып килә - 143 объектта эшләр 95 процентка үтәлгән. Бу хакта Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов Хөкүмәт Йортында узган шимбә киңәшмәсендә хәбәр итте.

Ул үткән ике атна эчендә 56 объектта эшләр тәмамлануын әйтте, дип хәбәр итә ТР Рәисе матбугат хезмәте.

Исегезгә төшерәбез, июль азагындагы киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин ТР төзелеш министрлыгына яңа уку елы башланганчы кирәкле җиһазлар алып килеп көйләү өчен мәктәп ашханәләрен ремонтлауны 15 августка кадәр тәмамларга кушкан иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100