Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда МАКС аша 131 мең тапкыр күпфункцияле үзәккә язылганнар
Татарстанда 2026 ел башыннан бирле күпфункцияле үзәкләргә язылу өчен МАКС мессенджерындагы «Татарстан Республикасы күпфункцияле үзәкләре» рәсми чат-ботын 131 мең тапкырдан артык кулланганнар. Бот 2025 елның ноябендә эшли башлады. Бу хакта ТР Цифрлы үсеш министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Сервис кабул итүгә язылу гына түгел, ә рәсмиләштерелүче документларның статусын күзәтергә дә мөмкинлек бирә. Әгәр кулланучы мессенджерда теркәлгән булса, система аңа автомат рәвештә хәбәр җибәрә. Ел башыннан бирле Татарстанда яшәүчеләргә 1,3 миллионнан артык шундый хәбәр килгән.
Моннан тыш, чат-бот кулланучыларга берничә файдалы функция тәкъдим итә:
- Чиратларны тикшерү – бот конкрет филиалдагы чираттагы кешеләр санын, соңгы сәгатьтә кабул итү һәм чират көтүнең уртача вакытын күрсәтә;
- Актуаль график – сервис Татарстандагы теләсә кайсы МФЦ офисының эш режимын һәм вакытлыча ябык булган яки нинди хезмәтләр буенча документлар кабул итмәгән бүлекләрне күрсәтә;
- Статусны тикшерү – кулланучылар үз эшләренең каралу стадиясен белә ала;
- Кабул итүгә язылуны гамәлдән чыгару – Татарстанда яшәүчеләр МФЦ филиалын һәм язылу кодын күрсәтеп, планлаштырылган визитны гамәлдән чыгара ала.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз