Киләсе атнада Татарстанда «Вкусно и точка» яңа бренды астында «Макдоналдс» тиз туклану челтәре рестораннары эшен яңадан башлаячак.
Республикада барлыгы 15 ресторан эшли, шул исәптән унысы - автотарату белән. «ТВкусно и точка» дип аталган беренче кафе 8 августта Кремль яр буенда эшли башлаячак. Бу хакта «Коммерсант» хәбәр итә.
Искәртик, «Макдоналдс» ребрендингка 10 июньдә ябылды. Хезмәткәрләрне хезмәт хакын саклап калу белән ялга җибәргәннәр.