news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда майда 4 меңгә якын автокредит бирелгән

Татарстанда майда 4 меңгә якын автокредит бирелгән
Фото: © Владимир Васильев, «Татар-информ»

Татарстан Россиядә 2026 елның май аенда бирелгән автокредитлар саны буенча лидер төбәкләр бишлегенә кергән. Республикада бер айда 4 мең автокредит рәсмиләштерелгән. Бу хакта Кредит тарихлары илкүләм бюросы мәгълүматларына сылтама белән ТАСС хәбәр итте.

Бу күрсәткеч буенча Татарстан илдә дүртенче урында. Ул бары тик Мәскәүдән (6,14 мең автокредит), Мәскәү өлкәсеннән (5,41 мең) һәм Санкт-Петербургтан (4,02 мең) гына калыша. Лидерлар бишлеген 3,26 мең кредит белән Краснодар крае йомгаклый.

Россиядә майда барлыгы 84,9 мең автокредит бирелгән. Апрель ае белән чагыштырганда, аларның саны 4,4 процентка кимегән, ләкин еллык исәптә күрсәткеч 3,3 процентка арткан.

news_right_1
news_right_2
news_bot