news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда май азагында һава температурасы климатик нормадан 3 градуска түбән булачак

Татарстанда май азагында һава температурасы климатик нормадан 3 градуска түбән булачак
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Татарстанда майның өченче декадасында уртача һава температурасы климатик нормадан 3 градуска түбән булачак. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте белдерде.

Республика өчен 21-30 майда климатик норма +15,2 градус, Казанда +15,6 градус тәшкил итә, дип билгеләп үтә синоптиклар.

Метеорологлар фаразлаганча, майның беренче һәм икенче декадасы нормадан 6 градуска салкынрак була.

Бүген республикада җылы, әмма тотрыксыз һава торышы көтелә, кыска вакытлы яшенле яңгыр, урыны белән боз да яварга мөмкин.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге мәгълүматлары буенча, бу атнада Татарстанда кабат кырау төшә, аннары кабат җылы киләчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot