news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда майдан бирле беренче тапкыр коронавирусның ике йөздән артык очрагы теркәлде

Татарстанда соңгы тәүлек эчендә 202 кеше Covid-19 белән чирләгән. Әлеге күрсәткеч май башыннан бирле беренче тапкыр 200 очрактан артып китте. Стопкоронавирус.рф порталы шундый мәгълүматлар китерә.

Республиканың 86 кешесен хастаханә шартларында дәвалау кирәк булган. 41 кеше сәламәтләнде. Татарстанда пандемия башланганнан бирле барлыгы 156 620 авыру очрагы теркәлгән.

Кичә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Хөкүмәт Йортында узган традицион киңәшмәдә яңа коронавирус инфекциясенә каршы көрәш буенча оператив штаб эшен яңадан башлап җибәрергә кушты. Республика җитәкчесе санитар-эпидемиологик таләпләрне төгәл үтәргә һәм ковидка каршы вакцинация үткәрүне активлаштырырга өндәде.

news_right_1
news_right_2
news_bot