news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда май аеннан намаз вакытлары үзгәрә

Татарстанда май аеннан намаз вакытлары үзгәрә
Фото: © «Татар-информ»

Май ае башыннан башлап ястү һәм иртәнге намаз вакытлары үзгәрә. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ел саен, май аеннан башлап һәм август башына кадәр, безнең төбәкнең географик үзенчәлекләренә бәйле рәвештә, кояш баткандагы шәфәкъ яктылыгы иртәнге шәфәкъ аклыгы белән кушыла, ягъни төн дәвамында офыкта яктылык югалмый. Шуңа бәйле рәвештә, астрономик исәпләүләр ярдәмендә, ястү намазы башлануның төгәл вакытын, шулай ук сәхәр тәмамлануны һәм иртәнге намаз вакыты керүне төгәл итеп билгеләп булмый башлый.

Нәкъ менә шуңа күрә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы намаз вакыты керә торган якындагы төбәккә карап, намаз вакытларын исәпләү юлы белән билгеләргә карар кылды. Бу карар Голәмәләр шурасы тарафыннан Татарстан календарьләре өчен намаз вакытын билгеләү системасына һәм аны исәпләп чыгаруга кертелде.

Казанда 4 майда иртәнге намаз 00:10 сәгатьтә керә һәм, кояш баю белән, чын төн инде булмый. Санау юлы белән исәпли башлау элекке көн вакыты белән чагыштырганда шактый аерма китереп чыгара. 4 майда Казанда ястү намазы – 20:58 сәгатьтә, 5 майда – 21:00 сәгатьтә, 6 майда – 21:02 сәгатьтә. Казанда 5 майда иртәнге намаз – 01:51дә, 6 майда – 01:49да.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100