news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда май аенда транспортта йөрү бәясенең артуы турында кисәттеләр

Май аенда җәмәгать транспортында йөрү бәясе Казанда һәм Татарстанның Әлмәт, Түбән Кама һәм Минзәлә районнарында артачак.

«Тарифларны үзгәртүгә гаризалар Казан, Әлмәт, Түбән Кама, Минзәлә районнары башкарма комитетларыннан бирелде», - диелгән Татарстан Тарифлар буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәте хәбәрендә.

Гамәлдәге тарифларны яңадан карау зарурлыгын мөрәҗәгать итүчеләр инфляция, ягулык-майлау материалларына, энергия чыганакларына, шиналарга һәм запас частьләргә бәяләр арту, шулай ук хәрәкәт составын яңарту кирәклеге белән аңлатты.

Гаризаларны карау нәтиҗәләре буенча регулятор яңа тарифлар билгеләде. Казанда транспорт чаралары салоннарында акчага сатып алынган билет 36 сум була. Акчасыз исәп-хисап һәм транспорт картасы белән түләгәндә юл бәясе 31 сум тәшкил итәчәк. 100 тапкыр транспортка утыруга исәпләгән озак вакытлы кулланылышлы билет буенча бер транспортка утыра 23 сумга төшәчәк.

Түбән Кама һәм Әлмәт районнарының җәмәгать транспортында йөрү 28 сумга төшәчәк.  Минзәлә районында барлык категория гражданнар өчен юл йөрү бәясе 20 сум була.

Яңа тарифлар регулятор карарлары рәсми басылып чыкканнан соң ун көн узгач, үз көченә керә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100