Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда мәгариф объектларының иминлеген тәэмин итүгә 2 млрд сум юнәлтелде
Татарстанда быел мәгариф объектларының иминлеген тәэмин итү өчен төбәк бюджетыннан якынча 2 млрд сум бүлеп бирелде. Бу хакта республика мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсенең пленар утырышында ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте.
«Белгечләрнең эш сәгатенең бәясе 230 сумга кадәр арттырылды. Бу сакчы хезмәтләрнең сыйфатын яхшыртыр, дип өметләнәбез», – диде Мәгариф министрлыгы башлыгы.
Һадиуллин иминлек чараларына карата барлык таләпләрне үтәү турында онытырга ярамавын ассызыклады.
«Түбән Каманың 37нче лицеенда булган очрак безнең өчен сабак булды. Укучы мәктәпкә пычак белән пиротехника алып керде һәм хезмәткәргә һөҗүм итте», – диде ул.
Министр сүзләренчә, укучыларның иминлеге мәктәптә генә түгел, ә мәктәпкә барганда ук тәэмин ителергә тиеш. «Быел иске автобусларны алмаштыру һәм яңа маршрутлар булдыру өчен автопаркта яңа 59 машина барлыкка килде», – дип өстәде ул.
Утырышта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазифаларын башкаручы Марат Әхмәтов, Дәүләт Думасы депутаты Ирина Белых катнаша.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз