news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда мәгариф мәсьәләләре буенча кайнар линия ачылачак

Татарстанда 2 июньдә мәгариф һәм җәйге ял оештыру мәсьәләләре буенча кайнар линия эшләячәк. Консультацияне ТРда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм ТР Дәүләт Советының хатын-кыз депутатлары берләшмәсе оештыра.

Республика халкы балалар бакчаларына, мәктәпләргә (1 һәм 10 сыйныфларга), колледжларга һәм югары уку йортларына кабул итү темасына, шулай ук җәйге ялны оештыру турында сораулар бирә алачак.

Татарстанлыларның сорауларына Россия кулланучылар күзәтчелегенең ТР буенча идарәсе, ТР Прокуратурасы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Яшьләр эшләре министрлыгы, Казан Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе, Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясе белгечләре җавап бирәчәк.

+7(843)236-00-71 телефоны буенча киңәшләшергә мөмкин булачак. Шулай ук белгечләр +7(939)345-37-50 номеры буенча WhatsApp мессенджерына килгән хәбәрләргә җавап бирәчәк. Кайнар линия 10:00 сәгатьтән 15:00 сәгатькә кадәр эшләячәк, дип хәбәр иттеләр Россия кулланучылар күзәтчелегенең матбугат хезмәтендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot