Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда мәгариф мәсьәләләре буенча кайнар элемтә оештырыла
Киләсе атнада, 1 августта, «Бердәм Россия»нең Төбәк кабул итү бүлеге Татарстанда белем бирү мәсьәләләре буенча кайнар элемтә оештыра. Бу хакта партиянең төбәк бүлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Татарстан халкы борчыган сорауларын бирә, белгечләр консультациясе ала, шулай ук белем бирү системасын яхшырту буенча тәкъдимнәрен җиткерә ала.
Мөрәҗәгатьләр мәктәп, мәктәпкәчә, өстәмә һәм һөнәри, югары, инклюзив белем алу, барлык категория гражданнар өчен ташламалар һәм үтемле мәгариф мохитен тәэмин итү мәсьәләләренә бәйле була ала.
Кайнар элемтәдә Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Казанның Мәгариф идарәсе вәкилләре, шулай ук белем бирү һәм социаль ярдәм белән шөгыльләнүче иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашачак. Модератор – Дәүләт Советы депутаты Алсу Нәбиева. Әлеге инициативага «Үзенчәлекле балалар. Татарстан» җәмгыяте директоры Светлана Салихова да кушыла.
8 (843) 238-10-00 номерына шалтыратып, шулай ук op@tatarstan.er.ru электрон почтасына мөрәҗәгать җибәреп катнашырга һәм консультация алырга була.
Кайнар элемтә 28 июльдән 1 августка кадәр уза. Ул мәгариф мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итүнең төбәк атналыгы кысаларында үткәрелә һәм һәм хакимият, җәмгыять һәм мәгариф системасы диалогына юнәлдерелгән чаралар сериясен берләштерә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз