news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда мәгариф мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү атналыгы бара

18-22 май көннәрендә Татарстан Республикасында мәгариф мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итүнең төбәк атналыгы бара. Барлык чаралар Казан шәһәрендә, «Бердәм Россия» партиясе Рәисенең Татарстан Республикасындагы төбәк җәмәгатьчелек кабул итү бүлмәсендә оештырыла.

Биш көн дәвамында республика халкы мәгариф системасын үстерү турында сораулар бирә, консультацияләр ала һәм үз башлангычларын тәкъдим итә ала. Атналык форматында тематик вебинарлар, туры эфирлар һәм Дәүләт Думасы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, Казан шәһәр Думасы депутатлары, шулай ук профильле министрлыклар, мәгариф оешмалары һәм җәмәгать берләшмәләре вәкилләре катнашында гражданнарны шәхсән кабул итү чаралары каралган.

Атналык ахырында, 22 майда, «Сервис өлкәсен үстерү: идеалны истә тотып – камиллеккә омтылабыз» дигән туры эфир узачак. Аны «Халыкара сервис көллияте» дәүләт автоном һөнәри мәгариф учреждениесе директоры Фәридә Ковалева алып барачак.

Гражданнарны исә Дәүләт Думасы депутаты Анатолий Иванов кабул итә.

Кабул итүгә язылу яки сораулар бирү өчен түбәндәге элемтә каналлары аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин: Телефон: 8 (843) 238-10-00 Электрон почта: op@tatarstan.er.ru «Макс» мессенджеры: 8 (987) 205-00-63

news_right_1
news_right_2
news_bot