news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда мәдрәсәләрне яңа уку елына әзерләү өчен иганә җыю бара

Татарстанның мөселман уку йортлары яңа уку елына актив рәвештә әзерләнә башлады. Бу көннәрдә, финанс мөмкинлекләреннән чыгып, 8 мәдрәсә, РИИ һәм КИУ биналарында шәкертләр килешенә ремонт ясала, аудиторияләр һәм тулай тораклар тәртипкә китерелә, уку әдәбияты сатып алына.

Быел беренче тапкыр Диния Нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фондында ислам уку йортларына ярдәм итү өчен үзәкләштерелгән акча җыю оештырылды. Моның өчен Татарстанның мөселман уку йортларына финанс ярдәме күрсәтү буенча «Мәдрәсәгә игелек кыл – Сделай добро для медресе» онлайн-хезмәт эшләнде. Әлеге сервиста берникадәр күләмдә акча җыела башлады инде, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Хәйрия акчалары мәдрәсәләрнең матди тәэмин ителешенә, мөгаллимнәр һәм шәкертләр файдасына, кирәкле әдәбият, биналарны төзекләндерү, ашатуны оештыруга юнәлтеләчәк.

Теләгән һәркем Татарстанның мөселман уку йортларына матди яктан ярдәм итә ала. Моның өчен «Зәкят» хәйрия фонды сайтында «Мәдрәсәгә игелек кыл – Сделай добро для медресе» бүлегендә аларның берсен сайлап алып, аның үсеше өчен сәдака җибәрергә була.

«Мәдрәсәгә игелек кыл – Сделай добро для медресе» проектында республикадагы 8 мәдрәсә, РИИ һәм КИУ катнаша.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100