news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда мәдрәсә шәкертләре арасында «Иң яхшы кияү» һәм «Иң яхшы килен» бәйгеләре була

Ютазы мөхтәсибәтенең Урыссу бистәсендәге «Фәнис» мәдрәсәсе Татарстан мәдрәсәләрендә укучы студент егетләре һәм студент кызлары арасында «Иң яхшы мөселман кияве» һәм «Иң яхшы мөселман килене» бәйгеләре турында игълан итә. Алар 4 һәм 11 февраль көннәрендә үтәчәк.

Татарстан Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, бәйгеләр Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында гаилә институтын ныгыту, яшь буында гаилә кыйммәтләре һәм гореф-гадәтләргә карата кызыксынуны арттыру, буыннан буынга гаиләнең рухи һәм әхлакый нигезләрен саклау, яшь мөселманнарны Ислам динендә һәм төрле яклап белемле, никахка керергә һәм балалар тудыруга әзер булган, туган телен һәм мәдәниятен белүче һәм яратучы булачак әти-әниләрне тәрбияләү максатыннан оештырыла.

Конкурсларда катнашу өчен Татарстан Республикасы мәдрәсәләренең 15-25 яшьлек шәкертләреннән торган командалар чакырыла.

Һәр бәйге 7 турда үткәрелә:

1 тур – «Визит карточкасы»: видеопрезентация (бәйгедә катнашучылар, үзләренең мавыгулары һәм шөгыльләре, белем алуы белән кыскача гына таныштыра (3-5 минут);

2 тур – «Оста куллар» һәм «Уңган килен» – хуҗалыкны алып бару, ремонт ясау һәм аш-суга осталыкны тикшерү буенча төрле бәйгеләр;

3 тур – Егетләр өчен – «Фуд батл» һәм кызлар өчен – дөрес итеп чәй әзерләү һәм кунакларны сыйлау ярышлары

4 тур – «Яшь әти» һәм «Сөйкемле әни» – бәйгеләрдә бала карау күнекмәләрен күрсәтергә һәм бишек җырын башкарырга кирәк булачак (туган телдә җырлаган өчен өстәмә 5 балл бирелә);

5 тур – «Моңлы аваз» һәм «Сәләтле килен» - нәшид башкару яки мәрхәмәтлелек турында театральләштерелгән күренеш күрсәтү, импровизация;

6 тур – «Шәригать белгече» – никах, намаз, ураза, тарих буенча шәригать викторинасы, шулай ук уйлау-фикерләүгә мәсьәләләр;

7 тур – «Ислам – тормыш рәвеше» - ислам фикһы буенча теоретик һәм гамәли белемнәрне тикшерү

Жюри һәр команданың программасын һәр турда 10 балл буенча бәяләячәк. Нәтиҗә чыгарганда мөселман гореф-гадәтләрен тормышта куллану буенча белемнәре һәм күнекмәләре, иҗади сәләтләре, егетләрнең – җаваплылыгы һәм хезмәт сөючәнлеге; кызларның сөйкемлелеге һәм аралашу осталыгы, барлык катнашучыларның бәйге барышындагы активлыгы исәпкә алыначак.

Бәйгеләрдә җиңүчеләр дипломнар, кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнә. Ә конкурсларда катнашучыларга сертификатлар тапшырыла, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100