Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда М7 юлының 18 км озынлыктагы ике участогы ремонтланачак
М7 юлының ике участогындагы эшләрне 2023 елның көзендә тәмамлау планлаштырыла.
(Казан, 14 март, «Татар-информ»). Татарстанда «Волга» М7 автомобиль юлының гомуми озынлыгы 18 км чамасы булган ике участогына капиталь ремонт ясалачак. Эшләр 786 — 794 км һәм 815 — 825 км өлешендә Казанны төньяктан урап узу юлында башкарала.
«Юлчылар беренче участокта 24 см калынлыктагы асфальт-бетоннан өч катлам түшәячәк. Су аксын өчен, суүткәргеч торбаларны ремонтлана һәм озынайтыла, су агу җайланмалары, юл кырые һәм яңгыр сулары ага торган урыннар ясарга җыеналар», диелгән «Волго-Вятскуправтодор» матбугат хезмәте хәбәрендә.
Моннан тыш, белгечләр күчеш-тизлек полосаларын һәм юл кырые киңлеген нормага җиткерергә планлаштыра. М7 юлының бу иң зур өлешендә хәрәкәт тизлеге тәүлеккә 32 меңнән артык автомобиль тәшкил итә.
Шундый ук эшләрне Киндери һәм Чебакса торак пунктлары янында уза торган автомобиль юлының икенче участогында үткәрәчәкләр. Эшчеләр юл өслеген климат үзенчәлекләрен һәм хәрәкәтнең интенсивлыгын исәпкә алып сайланган асфальт-бетон катнашмадан ике катлам салачак.
Юлның бу өлешендә шулай ук кисешкән урыннар һәм кушылган урыннар төзекләндереләчәк, юл кырыйларын һәм бүлү полосасын ныгытачак. Ул гына да түгел, белгечләр трассаның 818 нче чакрымында урнашкан юл үткәргечендә ремонт эшләре башкарачак.
М7 юлының ике участогында бөтен эшләрне 2023 елның көзендә тәмамлау планлаштырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз