news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда М7 юлында фурага ут капкан

Татарстанда М7 юлында фурага ут капкан. 

«Татар-информ»га шаһитлар хәбәр иткәнчә, бу хәл Татарстанның Югары Ослан районында М7 федераль юлының 768 чакрымында булган.

Полиэтилен төягән фура тулысынча янган. Йөк машинасы номеры буенча, ул Смоленск өлкәсеннән килгән. Янгында имгәнүчеләр юк.

«Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, янгын 30 квадрат метр тирәсе мәйданга зыян китергән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100