news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда М7 юлында авариядә ир-ат һәм яшь кыз һәлак булган

Татарстанда М7 юлында авариядә ир-ат һәм яшь кыз һәлак булган
Татарстан прокуратурасы

Бүген иртән Татарстанда М7 юлында Исәк авылы янында юл һәлакәте булган. Авариянең шаһитлары «Татар-информ» агентлыгына белдергәнчә, биредә фура һәм Toyota автомобиле бәрелешкән.

«Чит ил автомобилендәге ир-ат һәм кыз шунда ук һәлак булган, тагын бер ир-ат зыян күргән, аны хастаханәгә озатканнар», - дип ачыклык кертте авариянең шаһитлары.

«Татар-информ» мәгълүматларына караганда, кызга 21 яшь булган.

Әлеге факт буенча Татарстан прокуратурасы тикшерү башлаган. Урынга прокурор урынбасары Гайрәт Маликов килгән. Юл һәлакәтен тикшерүне күзәтү ведомствосы контрольдә тота, дип ачыклык кертте ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев.

news_right_1
news_right_2
news_bot