news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда М7 юлында тавышлы сызыклар булачак

Яңа җайланма 2019 елда федераль юлны бүлү полосаларында барлыкка киләчәк.

(Казан, 20 декабрь, «Татар-информ»). 2019 елда Татарстанда М7 «Идел» юлында тавышлы сызыкларны сынап карыйлар. Бу хакта «Россия автомобиль юллары» дәүләт компаниясенә сылтама белән «Известия» яза.

Тавышлы сызык машина йөртүчеләргә  каршы як полосага чыгарга комачаулау өчен урнаштырыла. Алар федераль юлны бүлү полосаларында барлыкка киләчәк. Модернизацияләнгән участокларда шушы сызыклар машинаны селкетәчәк.

Шулай ук бу яңа алымны Мәскәү белән Волгоград арасындагы Р-22 «Каспий», Урал төбәгендә М5 «Урал», Себердә Р-258 «Байкал» һәм Р-254 «Иртыш», шулай ук Көньяк һәм Төньяк Кавказ федераль округы юлларында сынап караячаклар.

Экспертлар фикеренчә, мондый сызыклар озак вакыт файдалануга исәпләнмәгән, аларны ясаучы компаниялар да аз. Шулай ук әлеге полосалар машина йөртүчеләрне кара-каршы бәрелешүдән дә коткара алмаячак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100