news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда М7 юлында “Лада” машинасы фура белән бәрелешкән

Коткаручылар автомобильдән кысылып калган йөртүчесен чыгарып, медицина хезмәткәрләренә тапшырган.

(Казан, 17 декабрь, “Татар-информ”). Татарстанда М7 юлында “Лада” машинасы фура белән бәрелешеп, металл өеменә әйләнеп калган. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

"Лада" һәм "Вольво" фурасы Мамадыш районында М7 юлының 953 чакрымында бәрелешүе турында хәбәр бердәм 112 ашыгыч хезмәте номерына бүген 9 сәгать 21 минутта алынды”, - дип әйттеләр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.

Урынга 5нче номерлы янгын сүндерү-коткару бүлеге хезмәткәрләре килеп, автомобильнең аккумуляторын сүндергән. Алар автомобильдән кысылып калган 23 яшьлек йөртүчесен чыгарып, медицина хезмәткәрләренә тапшырган.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot