Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда М7 юлында Казаннан алып Чаллыга кадәр участокны реконструкцияләү төгәлләнә
Төзекләндерелә торган өч участокны хәрәкәт өчен тулысынча ачу октябрьгә планлаштырыла.
(Казан, 8 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанда «Волга» М7 автоюлының Казаннан Чаллыга кадәр өч участогын реконструкцияләүне төгәлләү этабы башланды. Юлның яңартылган участоклары хәрәкәт өчен октябрьдә тулысынча ачылачак. Бу турыда «Волго-Вятскуправтодора» матбугат хезмәте хәбәр итә.
Реконструкция автоюлның гомуми 31,1 чакрымында бара.
Хәзер юлның өске катламын җәю, металл барьер чикләре һәм юл билгеләре кую эшләре бара. Юлны 4 полосага кадәр киңәйткәннәр.
Якын арада 8 чакрымга яктырту линиясе кую эшләре тәмамланачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз