news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда М7 юлында җиңел машина тимер киртәгә килеп бәрелгән, өч кеше зыян күргән

Зыян күрүчеләрнең барысын да хастаханәгә озатканнар.

Татарстанда М7 юлында җиңел машина тимер киртәгә килеп бәрелгән, өч кеше зыян күргән
шаһитлар фотосы

(Казан, 14 октябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Бүген төнге дүртенчеләр киткәч М7 трассасында җитди юл-транспорт һәлакәте булган.

Шаһитлар агентлыкка белдергәнчә, Toyota автомобилен идарә итүче хатын-кыз зур тизлектә юл кырыендагы тимер киртәгә килеп бәрелгән.

«Нәтиҗәдә, ике хатын-кыз һәм 5-7 яшьләр тирәсендәге кыз зыян күргән. Бала аркасы авыртуга зарланган. Барысын да хастаханәгә алып киттеләр», — дип ачыклык кертте алар.

news_right_1
news_right_2
news_bot