news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда М7 юлында фура һәм җиңел машина катнашындагы авариядә 4 кеше зыян күргән

Юл һәлакәте кичә кич республиканың Яшел Үзән районында булган.

Татарстанда М7 юлында фура һәм җиңел машина катнашындагы авариядә 4 кеше зыян күргән
очевидцы

(Казан, 8 февраль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда М7 трассасында фура һәм җиңел машина катнашындагы авариядә дүрт кеше төрле тән җәрәхәтләре алган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына юл һәлакәтен күргән кешеләр хәбәр итте.

Алар әйтүенчә, авария кичә кич республиканың Яшел Үзән районында булган. Биредә ике «Рено» (берсе – йөк автомобиле, икенчесе – җиңел машина) юлны бүлешә алмаган. Фура җиңел автомобильне юлдан этеп диярлек чыгарган, үзе исә юлга аркылы баскан.

«Җиңел автомобильнең йөртүчесе һәм өч пассажиры төрле тән җәрәхәтләре алган. Аларны ашыгыч ярдәм машинасында хастаханәгә озаттылар», - дип сөйләде аварияне күргән кешеләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100