news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда М7 юлында авариядә өч ир-ат имгәнгән

Бүген Питрәч районында берничә машина катнашында юл-транспорт һәлакәте булган.

(Казан, 22 июнь, “Татар-информ”). Татарстанда М7 юлында авариядә өч ир-ат зыян күргән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына һәлакәт шаһитлары хәбәр итте.

Бүген Питрәч районында М7 трассасының 871 чакрымында кабель төялгән фура, “Тойота Ленд Крузер”, “Рено Дастер” һәм “КИА” җиңел машинасы катнашында юл-транспорт һәлакәте булган.

Бәрелешкәннән соң, япон машинасының алгы тәгәрмәче өзелгән, алгы бамперы, капоты яньчелгән. “Рено” белән “Киа” да металл өеменә әверелгән.

Корея автомобилендәге өч кеше Минзәлә районында яшәүчеләр булган. 20 яшьлек йөртүче, шулай ук ике пассажир җитди җәрәхәтләр алган. Гадәттән тыш хәл урынында янгын сүндерүчеләр зыян күрүчеләрне машинадан алып, "ашыгыч ярдәм" табибларына тапшырган. Аларны хастаханәгә озатканнар. 

Һәлакәт урынында ЮХИДИ инспекторлары эшли. Алар юл-транспорт һәлакәте сәбәпләрен ачыклый.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100