Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда М7 юлында 14 яшьлек кыз һәлак булган
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Татарстанның Питрәч районындагы трассада 14 яшьлек кыз һәлак булган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.
Фаҗига бүген М7 трассасының 872нче километрында булган. Йөк автомобиле юл читендә торган «Лада Гранта» машинасына килеп бәрелгән. Нәтиҗәдә, җиңел автомобильдәге 14 яшьлек пассажир кыз шунда ук үлгән.
Авария булган урынга Питрәч районы прокуроры Фәнис Шәйхаттаров та килгән, дип белдерделәр ведомствода. Әлеге факт буенча тикшерү үткәрелә, аның барышын район прокуратурасы контрольдә тота.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз