news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда М7 трассасында йөк машинасы юл кырыена төшеп киткән һәм капланган

Йөк машинасына җитди зыян килсә дә, бәхеткә, шофер имгәнмәгән.

Татарстанда М7 трассасында йөк машинасы юл кырыена төшеп киткән һәм капланган
Очевидцы

(Казан, 12 март, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда М7 трассасында йөк машинасы юл кырыена төшеп киткән һәм әйләнеп капланган. Бу хакта «Татар-информ»га юл-транспорт һәлакәтен күргән шаһитлар сөйләде.

Алар сүзләренчә, авария бүген көндез М7 «Идел» федераль трассасында булган. Зур йөк машинасын йөртүченең идарәне югалткан булуы ихтимал.

Юл-транспорт һәлакәтендә йөк машинасы җитди зыян күргән — аның кабинасы ватылган, ә кузовның бер өлеше өзелеп чыккан.

Йөк машинасына җитди зыян кигән. Бәхеткә, шофер авариядә имгәнмәгән.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100