news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда М7 трассасында йөк автомобиленә ут капкан һәм тулысынча янып беткән

Янгын транспорт чарасының механизм һәм узеллары төзек булмау сәбәпле чыккан дип фаразлана.

(Казан, 16 декабрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанның Минзәлә районында, М7 «Волга» трассасында «КАМАЗ» автомобиленә ут капкан дигән хәбәр 112 бердәм номерына 6.08 сәгатьтә килгән.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, юлда барганда электр чыбыгында кыска ялганыш барлыкка килгән һәм йөк автомобиленең мотор бүлегенә ут капкан.

Чакыру буенча килгән ут белән көрәшүчеләр янгынны сүндергән. Әмма ялкын телләре фураның кабинасын һәм тагылмасын тулысынча юк иткән. Янгынның гомуми мәйданы 37 квадрат метр тәшкил иткән.

Янгын транспорт чарасының механизм һәм узеллары төзек булмау сәбәпле чыккан дип фаразлана.

news_right_1
news_right_2
news_bot