Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда М7 трассасында өшегән ир белән хатынны коткарганнар
Коткаручылар, кешеләр автомобильдә җылынгач, ватылган машиналарын «Рәхмәт» кафесына кадәр эвакуацияләргә ярдәм иткән.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанда М7 трассасында бер парны коткарганнар – алар ватылган автомобильдә туңып утырган. Бу хакта «Татар-информ»га ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.
Кичә республиканың Мамадыш районында М7 трассасында «Лада» җиңел машинасы ватылуы турында хәбәр алынган. Автомобильдә 49 яшьлек ир-ат һәм 46 яшьлек хатын-кыз булган, алар туңып утыруларын әйткән һәм ярдәм сораган.

Чакыру буенча килгән 5нче зона коткаручылары кешеләрне үз автомобильләрендә җылыткан, ә аннан соң ватылган машиналарын «Рәхмәт» кафесына кадәр эвакуацияләргә ярдәм иткән.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз