news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда М7 трассасында сөт продукциясе төялгән йөк автомобиле янган

Янгын нәтиҗәсендә ярты миллион сумлык зыян килгән.

Татарстанда М7 трассасында сөт продукциясе төялгән йөк автомобиле янган
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте

(Казан, 12 ноябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда М7 трассасында сөт продукциясе төялгән йөк автомобиле янган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

112 бердәм номерына республиканың Теләче районы юлында сөт продукциясе төялгән «ГАЗель» йөк автомобиленә ут кабуы хакында хәбәр килгән.

Ут белән көрәшүчеләр янгынны биш минут эчендә сүндергән. Нәтиҗәдә, автомобильнең кабинасы һәм продукциянең бер өлеше юкка чыккан. Янгын ярты миллион сумлык зыян китергән.

Янгын нәтиҗәсендә беркем дә зыян күрмәгән. Сәбәпләре ачыклана.

news_right_1
news_right_2
news_bot