Татарстанда М7 «Волга» трассасының 1103нче чакрымында Минзәлә елгасы аша өстәмә күпер төзелә башлады. Проект 1980 елда төзелгән күпергә реконструкция ясауны да үз эченә ала, дип хәбәр итә «Волго-Вятскуправтодор» федераль казна учреждениесенең матбугат хезмәте.
Барлык эшләр тәмамланганнан соң машина йөртүчеләр күпер аша элеккеге ике урынына дүрт полоса буйлап хәрәкәт итәчәк.
Күпер төзелеше Татарстанда М7 «Волга» автомобиль юлы участокларын төзекләндерү кысаларында Казан – Екатеринбург тиз йөрешле маршрутын булдыру максатыннан алып барыла. Аларның гомуми озынлыгы 96,4 чакрым тәшкил итә.
Проект нигезендә, әлеге участокта полосалар саны икедән дүрткә җиткереләчәк, 10 транспорт чишелеше һәм 11 юл үткәргеч, 47-223 метр озынлыгындагы алты күпер һәм 19 җир өсте җәяүлеләр кичүе төзеләчәк һәм реконструкцияләнәчәк.
Казан – Екатеринбург тиз йөрешле маршрутының озынлыгы 300 чакрымнан артып китәчәк. М7 трассасының 861нче чакрымнан 987нче чакрымга кадәрге участогында 22 җир өсте җәяүлеләр кичүе, Түбән Кама һәм Чаллы шәһәрләрен әйләнеп үтә торган юл төзеләчәк, Чаллыдан Башкортстан чигенә кадәрге юлның бер өлешенә реконструкция ясалачак.