news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда М7 трассасында юл һәлакәтендә ике кеше зыян күргән

Татарстанда М7 трассасының Мамадыш районы өлешендә кичә кичке сәгать алты тирәсендә җитди юл-транспорт һәлакәте булды.

Шаһитлар сүзләреннән билгеле булганча, ике җиңел автомобиль – KIA Spectra һәм KIA Ceed машиналары бәрелешкән. Бер автомобиль юл кырыена төшеп киткән.

«Авариядә KIA Ceed машинасындагы ике ир-ат – машина йөртүче һәм пассажир зыян күргән. Икесен дә ашыгыч ярдәм хезмәте хастаханәгә алып китте», – дип сөйләде вакыйга урынында булучылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100