news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда М7 трассасында җиңел машина йөк машинасы астына кергән

“Матиз” белән идарә итүче 51 яшьлек хатын-кыз зыян күрмәгән.

(Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ»).  Татарстанның Минзәлә районында М7 федераль трассасында “Матиз” “Вольво” йөк машинасы белән бәрелешкән, җиңел автомобильнең бензин багы тишелгән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Хәбәр Казанда ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына 15.55 сәгатьтә килгән. Чакыру буенча «Куземетьево» аерым посты оператив төркеме хезмәткәрләре барган.

Коткаручылар могҗиза белән исән калган 51 яшьлек хатын-кызга “Матиз”дан чыгарга ярдәм иткәннәр, машинаның аккумуляторын сүндергәннәр. Тишелгән бензин багыннан ягулык агу сәбәпле, машинага ут кабу куркынычы булган. Хатын-кыз имгәнүләр алмаган һәм хастаханәгә барудан баш тарткан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100