Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда М7 трассасында җиңел машина белән фура бәрелешкән
Авария кичә кич республиканың Югары Ослан районында булган.
(Казан, 18 декабрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда М7 трассасында җиңел машина белән фура бәрелешә. Юл-транспорт һәлакәтендә җиңел машина пассажиры үлгән. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына шаһитлар хәбәр итте.
Кичә кич республиканың Югары Ослан районында Гаврилково авылыннан ерак түгел «Фрейтлайнер» һәм 14нче модель «Лада» бәрелешкән. Юл-транспорт һәлакәте шаһитлары сөйләвенчә, җиңел машина йөк машинасы каршына чыккан һәм аның белән «маңгайга-маңгай» бәрелешкән.
Бәрелешүдән фура кюветка төшеп киткән.
«Җиңел автомобильдә дүрт кеше булуы билгеле. «Лада» пассажиры — яшь егет һәлак булды», — дип сөйләде шаһитлар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз