Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда М5 трассасында һава шартлары бозылу сәбәпле хәрәкәт чикләнде
Татарстанда М5 трассасында маршрут транспортының хәрәкәте вакытлыча чикләнде. «Поволжуправтодор» федераль казна учреждениесе мәгълүматлары буенча, чикләү 14.00 сәгатьтән транспорт хәрәкәтендә кыенлыкларга юл куймау максатыннан кертелә.
Чикләү түбәндәге участокларда гамәлдә булачак:
Бөгелмә районында гомуми озынлыгы 7,5 километр тәшкил иткән өч участокта – 1239-1240, 1243-1245, 1253-1257,5 километрларда;
Баулы районында 22,5 километрлы бер участокта - 1257,5-1280 километрларда.
Чикләү 5 февральгә, 08.00 сәгатькә кадәр гамәлдә булыр дип көтелә.
Автомобиль юлларындагы хәлне күзәтү һәм үзара бәйләнешне оештыру өчен М5 «Урал» трассасына Бөгелмә һәм Баулы районнарының янгын-коткару гарнизоннары оператив төркеме җибәрелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз