news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда М7 трассасында борылышта сыра мичкәләре төягән йөк автомобиле ауган

Юл һәлакәте бүген Шәле авылы янында булган.

Татарстанда М7 трассасында борылышта сыра мичкәләре төягән йөк автомобиле ауган
шаһитлар

(Казан, 16 июнь, «Татар-информ», Наталия Никифорова). Татарстанда М7 трассасында борылышта сыра мичкәләре төягән йөк автомобиле ауган. Бу хакта әлеге аварияне күргән кешеләр хәбәр итте.

Агентлыкка билгеле булганча, бүген М7 трассасының 856нчы чакрымында, Шәле авылы янында борылышта сыра мичкәләре төягән йөк автомобиле ауган.

Зыян күрүчеләр юк.

news_right_1
news_right_2
news_bot