news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда М7 трассасында BMW йөк машинасы белән бәрелешкән: бер кеше үлгән

ТРның Балык Бистәсе районында BMW йөртүчесе «Скания» йөк машинасы белән бәрелешү нәтиҗәсендә үлгән.

(Казан, 23 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген 10 сәгать 49 минутта бердәм 112 номеры диспетчерлык хезмәтенә ТРның Балык Бистәсе районында М7 трассасының 882нче километрында юл һәлакәте булган дигән хәбәр алынган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре һәлакәт урынына килеп, BMW автомобиле калдыкларын күргәннәр. Юл-транспорт һәлакәтен күрүчеләр әйтүенчә, чит ил машинасын йөртүче идарәне югалтып, каршы як полосага чыккан һәм «Скания» йөк машинасы белән бәрелешкән.

BMW руле артында булган 31 яшьлек Чаллы шәһәре кешесе урында ук үлгән, «Скания» йөртүчесе зыян күрмәгән.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100