Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда М7 трассасында авариядә ике кеше һәлак булган, бер кеше имгәнгән
Юл һәлакәте кичә кичке тугызлар тирәсендә Алабуга районында булган.
(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда М7 трассасында булган авариядә ике кеше һәлак булган, бер кеше имгәнгән. Бу хакта «Татар-информ»га авариянең шаһитлары хәбәр итте.
Юл-транспорт һәлакәте кичә кичке тугызлар тирәсендә Алабуга районында Лекаревское авылы янында булган. Монда ике җиңел машина — «Лада Веста» һәм 10нчы модельле «Лада» бәрелешкән. Бәрелүдән ике машина да юл читенә очкан.
10нчы модельле «Лада» йөртүчесе һәм пассажир һәлак булган. «Веста» шоферы кысылып калган, коткаручылар чакыртырга туры килгән. Егетнең башы имгәнгән һәм сөякләре сынган, аны хастаханәгә алып киттеләр», — диде шаһитлар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз