news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда М7 трассасын ремонтлау 196 млн сумга төшәчәк

Татарстанда М7 трассасында ремонт үткәрү планлаштырыла. Биредә 195,8 млн сумга юл өслеген яңартачаклар һәм деформацияләнгән урыннарын бетерәчәкләр, дип хәбәр ителә Дәүләт сатып алулары сайтында бастырылган тендерда.

Акча федераль бюджеттан бүлеп бирелә. Шулай итеп, 92+720 - 127+190 км участогында ремонт 68,8 млн сумга төшәчәк. Подрядчы салкын фрезерлау ысулы белән тузган өске катламны яңартырга тиеш була. Моннан тыш, ватылып беткән җирләрне һәм башка дефектларны бетерү таләп ителә. Моның өчен вак бөртекле кайнар асфальт-бетон катнашмасын кулланалар. Юл кырыйларын ныгыту өчен асфаль-бетон ватыгы тотыла.

127 млн сумнан артык калган сумма 15+760 - 92+720 км участогында шундый ук эшләргә тотылачак.

Шул ук вакытта подрядчы эшләрнең беренче өлешен контрактка кул куйганнан соң бер ай эчендә, ә калган эшләрне киләсе елның 1 июненә кадәр башкарырга тиеш.

Гаризалар 2022 елның 18 июленә кадәр кабул ителә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100