Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда М7 буенча сәяхәт итүче автотуристлар өчен яңа кунак йортлары ачылды
Татарстанның Тукай районында «Волга» М7 федераль трассасында автотуристлар өчен яңа кунак йортлары файдалануга тапшырылды. Проект «Туризм һәм кунакчыллык» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырылган, дип хәбәр иттеләр ТР Туризм буенча дәүләт комитетында.
Сүз «АвтоДвор-Күзкәй» юл буе кунакханә комплексы инфраструктурасын киңәйтү турында бара. Проект кысаларында аның территориясендә алты яңа йорт төзелде.
Билгеләп үтелгәнчә, эшләр 2025 елда бирелгән субсидияләр хисабына алып барыла һәм бу өлкәдә гамәлгә ашырылган беренче проектларның берсенә әверелде.
Яңа объектлар төрле категория сәяхәтчеләргә – индивидуаль туристлардан алып төркемнәргә кадәр исәпләнгән. Йортларның берсендә мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен шартлар каралган.
Барлык кунак йортлары яктырту һәм парковка урыннары булган төзекләндерелгән территориядә урнашкан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз