news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда М5 юлында автобуслар һәм йөк машиналары өчен хәрәкәтне кабат чикләделәр

Һава шартлары начар булу сәбәпле, М5 «Урал» юлының Оренбург өлкәсе, Татарстан һәм Башкортстан республикаларының 1194+500 километрыннан 1456+000 километрына кадәрге Мәскәү–Рязань–Пенза–Самара–Уфа–Чиләбе участокларында хәрәкәтне вакытлыча чикләү кертелгән.

Иртәнге сәгать уннан пассажир автобуслары, маршрут таксилары, җиңел такси, йөк транспорты өчен хәрәкәт чикләнгән.

Чикләүләр якынча 21 гыйнварга 18.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Хәрәкәтне чикләү вакыты начар һава шартлары дәвам итү яки тәмамлану сәбәпле үзгәрергә мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot