news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда М5 трассасының участокларында хәрәкәткә чикләү озайтылды

Татарстанда буран аркасында М5 «Урал» трассасының дүрт участогында хәрәкәт чикләве гамәлдә. Чикләү кичке сәгать 9 га (21:00) кадәр озайтылды, дип хәбәр итте Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе. Һава торышына карап, вакыт үзгәртелергә мөмкин.

Чикләүләр түбәндәге участокларда гамәлдә:

Бөгелмә районы – өч участок: 1239 километрдан 1240 километрга кадәр, 1243 километрдан 1245 километрга кадәр, 1253 километрдан 1257,5 километрга кадәр, гомуми озынлыгы7,5 км;

Баулы районы – бер участок: 1257,5 километрдан 1280 километрга кадәр, озынлыгы 22,5 км.

news_right_1
news_right_2
news_bot