news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда М5 трассасында чикләнгән хәрәкәт һава шартлары яхшырганчы озайтылды

Татарстанда М5 автобуслары һәм йөк машиналары өчен хәрәкәт чикләүләрен һава торышы яхшырганчы озайттылар.

«Федераль юл агентлыгының «Урал буе автомобиль юллары федераль идарәсе» боерык акты белән Татарстанда М5 юлында пассажир автобуслары, маршрут таксилары, йөк транспорты өчен вакытлыча чикләүләр озайтылды, дип хәбәр иттеләр Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча матбугат хезмәтендә.

Чикләүләр һава шартлары яхшырганчыга кадәр дәвам итәчәк.

Моңа кадәр Бөгелмә һәм Баулы районнарындагы М5 юлының дүрт участогында һава торышы начар булу сәбәпле хәрәкәт вакытлыча чикләнүе турында хәбәр ителде.

news_right_1
news_right_2
news_bot